news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бергә яшәүне рәсми никахка тиңләү тәкъдимен Думада тәнкыйтьләделәр

Гаилә, хатын-кызлар, балалар мәсьәләләре буенча комитет җитәкчесенең беренче урынбасары проектның гаилә сәясәте концепциясенә каршы килүен белдерә.

Бергә яшәүне рәсми никахка тиңләү тәкъдимен Думада тәнкыйтьләделәр
Рамиль Гали

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”).  Россия дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты бергә яшәүне рәсми никахка тиңләүгә каршы чыккан. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ольга Окунева биш ел дәвамында бергә яшәү берлеген рәсми никахка тиңләү тәкъдимен дәүләт гаилә сәясәте концепциясенә каршы килә, дип җиткергән.

“Ике ел, биш ел - әгәр дә кешеләр бер-берсенә ышанмый икән, үз мөнәсәбәтләрен тикшерүне дәвам итә икән, белмим инде, монда нинди нигез булырга мөмкин. Бу алар сайлаган юл. Гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә һәм үз гаиләң өчен җаваплы булырга, кайгыртырга, бер-береңә, балаларыңа, әти-әниләргә хөрмәт булдырырга кирәк. Бу бездә буыннан буынга килә һәм никахны рәсми теркәү ирекле нигездә башкарыла бит”, - дип билгеләп үткән Окунева.

Канун проектына карата үз фикерен Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча профильле комитет башлыгы Тамара Плетнева да җиткергән. “Россия Гаилә кодексында никахлашу турында ачык язылган, калганнары уйдырма”, - дип шәрехли аның сүзләрен ТАСС.

Комитет башлыгы кем дә кем аерылган очракта тиешенчә яшәргә һәм балаларын якларга тели икән, никахны теркәргә кирәк, дип саный. Ул әлеге тәкъдимне әле күрмәгәнлеген, әмма профильле комитетта аны карыячакларын җиткергән.

"Татар-информ" Россиядә язылышмыйча яшәүне рәсми никахка тиңләргә мөмкиннәр, дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100