news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бергәлектә – көч

Бергәлектә – көч

(Казан, 17 декабрь, «Татар–информ», Ирина Игнатьева). Республика фермерлары ассоциацияләргә берләшүләрен дәвам итә. Шушы көннәрдә мондый структуралар Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарында барлыкка килгән.

Бүгенге көндә фермер ассоциацияләре 25 районда төзелгән, фермерлар һөнәри берлекләрен оештырып, үзара ярдәмләшеп эшли. Ассоциация составында хокукый һәм финанс мәсьәләләрен, техника, ягулык–майлау материаллары, ашламалар белән тәэмин итүгә бәйле проблемаларны чишү җиңелрәк. Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарында ассоциацияләрне авыл эшкуарлары Илдус Шакиров һәм Мәгъсут Әгълиев житәкли. Татарстанның фермерлар һәм крестьян хужалыклары ассоциациясе белгечләре хәбәр итүенчә, киләчәктә фермер ассоциацияләре Татарстанның калган районнарында да төзеләчәк. Ассоциация хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, авылда хәзер жир пайларына документлар рәсмиләштерү процессы активлашкан. Кызганычка каршы, моңа вакыт әз калып бара – 2005 елның 27 гыйнварында «Авыл хужалыгы җирләре әйләнеше турында» Федераль законы нигезендә, жир пайларына документлар тутыру вакыты чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100