Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Березовскийның Алтын мәчетенә көмеш ай куелды
Березовскийның Алтын мәчетенә көмеш ай куелды
(Екатеринбург, 1 март, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсе Березовский шәһәре мөселманнары тормышында истәлекле вакыйга булып узды – шәһәрдә төзелеп килгән яңа мәчет манарасына ай куелды. Бу вакыйганың шәһәр өчен тарихи булганлыгын ассызыклап, Березовский татарларының милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Фрида ханым Насретдинова болай диде: “Березовский шәһәренә инде 250 яшьтән дә артык, әмма моңа кадәр безнең әле манаралы мәчетебез булганы юк иде. Бу безнең өчен бик дулкынландыргыч, шәһәр өчен тарихи вакыйга”.
Березовскийда татар һәм башкорт халкы бик күп яши. Үзләре шаярып әйткәнчә, урамда очраган һәр ике кешенең берсе татарча аңлый вә сөйләшә. Без Фрида ханымнан шәһәрдәге мөселманнарның тормышы турында сорадык.
Березовский шәһәре мөселманнары 90нчы еллар уртасында үзләренә мәхәллә төзегән. Мәхәллә идарәсенә халык тугыз кеше сайлап куйган. Гыйбадәт кылу йорты булдыру өчен аерым бер бина арендага алынган.
Бүгенге көндә җомга намазлары һәм дини бәйрәмнәр шунда уздырыла. Мәхәллә идарәсе рәисе Ринат Мөхәммәтов, идарә әгъзалары белән бергә, шәһәрдә дини эшләрне җайга салу буенча бик күп эшләр башкара. Ял көннәрендә дин сабаклары укыту оештырылган, дини китаплар һәм башка кирәк-яракларны сату өчен кечкенә генә кибетләре дә бар.
2000нче елда яңа мәчет төзү өчен бик уңайлы җирдән урын алуга ирешкәннәр, проект төзелгән. 2002 елның сентябрендә яңа мәчет нигезенә беренче таш салынган. Бүгенге көндә мәчетнең инде эчке ягын бизәү эшләре генә калып килә. Шәһәр башлыгы һәм эре предприятие җитәкчеләре мәчет төзелешенә һәръяклап ярдәм күрсәтеп тора. Фәрит Нәбиуллин исемле татар эшмәкәре һәм тагын егерме бишләп хәллерәк милләттәшләребез башка чыгымнарны үз өсләренә алырга тырышалар. Алар күмәк көч белән җәйгә кадәр мәчетне сафка кертергә уйлыйлар.
Манарага ай кую тантанасына халык бик күп җыелган иде. Березовский шәһәре башлыгы, имамнар, төзелештә катнашкан барча кешеләр һәм гади мөселманнар, тәкъбир тавышы астында көмеш айны манарага меңгерү мизгелен бик дулкынланып күзәттеләр.
Аннан соң шәһәр башлыгы Березовский әфәнде җыелган халыкны бу тантана белән тәбрик итте. Якын-тирә шәһәрләрдән килгән имам хәзрәтләр халыкка вәгазь укыдылар. Мәчет төзелешенең иң беренче көннәреннән башлап прораб вазифасын үтәгән Әдип әфәнде Ситдыйков бу көннең мәгънәсен болай дип аңлатты: “Моңа кадәр бу бер бина гына иде, ә бүгенге көннән соң ул мәчеткә әверелде. Без мәчетебезне, җыелышта бик озак киңәшкәннән соң, “Алтын мәчет” дип атарга булдык. Һәр мөселман кешесе өчен алтын кебек иң кадерле урын булырга тиеш бу”.
“Алтын мәчет”нең яңа ае Березовский шәһәре өстенә көмеш нурларын сибеп, иман нурын бөркеп торыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз