news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Березовский шәһәренең яңартылган мәчетендә хатын-кызлар өчен яңа зал булачак

Кемерово өлкәсе Березовский шәһәре мәчетендә төзекләндерү эшләре бара.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Кемерово өлкәсенең Березовский шәһәрендә мәчет төзекләндерү эшләре дәвам итә. Яңартылган мәчеттә хатын-кызлар өчен яңа зал булачак. Бу хакта өлкә мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
Мәчетнең бинасы киңәйтелеп, анда тәхәрәт өчен аерым бүлмә булдырылачак. Шулай ук хатын-кызлар өчен яңа зал булдыру күздә тотыла. Суүткәргеч системасы да яңартылачак, диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100