news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Березовский шәһәре юбилеена "Курай" ансамбле концерт программасы әзерләгән

Милләттәшләребез "Шәһәребезгә - туган як моңнары" концертын иртәгә тамаша кыла алачак.

(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Свердловск өлкәсе Березовский шәһәренә нигез салынуга быел 270 ел тула. Шул уңайдан, әлеге калада яшәүче татарларның "Курай" ансамбле "Шәһәребезгә - туган як моңнары" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итә. Березовский татарлары мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, чараны иртәгә, ягъни 13 май көнне тамаша кылырга мөмкин булачак. 
 
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Илнур Хәмидуллин. Ансамбль шәһәрдә уздырыла торган мәдәни чараларда һәрдаим актив катнаша. Күптән түгел булып узган 9 май - Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм концертында да "Курай" артисларының чыгышын күрергә мөмкин булган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100