news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Березовскида яңа мөселман газетасы басылып чыкты

Березовскида яңа мөселман газетасы басылып чыкты

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Свердловски өлкәсенең Березовски шәһәрендә яңа мөселман газетасы дөнья күрде, дип белдерә Екатеринбургның «АПИ» яңалыклар каналы. Газета, башка басмалардан аермалы буларак, үз битләрендә дини мәсьәләләргә багышланган материаллардан тыш, Урал һәм татар халкы тарихына кагылышлы материалларга урын бирәчәк. «Мирас» басмасы әлеге яңа газетаны ай саен бастырып чыгарырга карар кыла, чөнки ул өчтән бер өлешен татар тәшкил иткән шәһәр халкы тарафыннан көтеп алына.

Яңа газетаны чыгарырга шәһәр мәчетенең имам-хатыйбы Рәдифулла Гыйндуллин тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, газета мирасны саклап калырга ярдәм итәчәк: «Татар халкы үз тарихыннан аерылган. Башта совет хөкүмәте татар телен гарәп графикасыннан латиницага, аннары кириллицага күчергән. Шулай итеп, татар әдәби традицияләре хәзерге заман татарларына тулысынча килеп җитә алмый».

«АПИ» яңалыклар каналы фикеренчә, әлеге газета төбәк татарларына үзләренең тарихын, Ислам дине тәгълиматларын җиткерүче яңа орган булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot