Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беренчелекне «Ихсан» якшәмбе мәктәбе шәкертләре яулады
Беренчелекне «Ихсан» якшәмбе мәктәбе шәкертләре яулады
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Түбән Новгородтан алынган хәбәрләргә караганда, шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә кичә узган Коръән укучылар бәйгесендә беренчелекне Нижгар районындагы «Ихсан» якшәмбе мәктәбенең I һәм IV сыйныф шәкертләре яулаган.
Бәйгедә барлыгы 25 кеше катнашкан. Иң нәни Коръән укучыга нибары 6 яшь булса, иң өлкәненә инде 83 яшь тулган. Конкурсантлар бәйгенең беренче өлешендә Коръән сүрәләрен яттан укыганнар, ә икенче этабында — Изге китаптан. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылган.
Җәмигъ мәчетендә Коръән укучылар бәйгесе елга ике мәртәбә үткәрелә икән. Чираттагы бәйге апрель ахыры — май башларында үткәрелер дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз