news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренчел исәп-хисаплар буенча, Аксубай районында 90 процент кеше тавыш биргән

Районның территориаль сайлау комиссиясендә сайлаучыларның актив катнашуын билгеләделәр.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Аксубай районында республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирүчеләр саны буенча беренчел нәтиҗәләр ясалды. Район территориаль сайлау комиссиясенең соңгы мәгълүматлары буенча, 20:00 сәгатькә 90,6 процент сайлаучы килгән. Бу хакта Татарстан Республикасының бердәм мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Территориаль сайлау комиссиясендә сайлаучыларның актив катнашуын әйттеләр. Территориаль сайлау комиссиясенә сайлаулар буенча шикаятьләр килмәгән. 20:00 сәгатькә Аксубай районында 47 сайлау участогы эшен туктаткан. Белгечләр тавышларны санау эшенә керешкән.

  • Бүген Татарстанда бердәм сайлау көне узды. Сайлауларның гаделлеген зур санда күзәтүчеләр карады. Кайбер участокларда аларның саны 25 кешегә кадәр җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100