news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче яшь гаилә «президент социаль ипотекасы» буенча фатир алды

Нуриевлар гаиләсе, 185 мең сумлык беренчел взнос биреп, 4 бүлмәле яңа фатир алган.

Беренче яшь гаилә «президент социаль ипотекасы» буенча фатир алды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Беренче яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алды, аны бюджеттан тыш эшләүчеләр дә ала ала. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Башта нибары 185 мең сум түләп, Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе яңа 4 бүлмәле 111 квадрат метрлы фатирга күченде», - диелә хәбәрдә.

Яшьләр документларны август башында рәсмиләштергән, аннары беренчел взнос керткән, ул 3,7 млн сумлык фатир бәясенең биш процентын тәшкил иткән.

Элегрәк Татарстан Президенты ТР Хөкүмәтенә социаль ипотека программасының гамәлдә булуын Татарстанның барлык яшь гаиләләренә киңәйтергә кушты, чөнки хокуктан бары тик бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланды.

Программада катнашучы Татарстанда пропискада булырга һәм эшләргә тиеш, ә гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк торак туры килергә тиеш. Гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем күләме минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Гаиләнең федераль һәм республика программалары кысаларында алынган ипотека буенча түләнмәгән бурычы булырга тиеш түгел.

Программа теркәлгән никахта торучы ир яки хатынның яше 35 яшьтән артмаган, шул исәптән тәрбиясендә бала (балалар) булган яки тулы булмаган гаилә - бер ата яки анадан торган, яше 35 яшьтән артмаган, тәрбиясендә баласы (балалары) булган яшь гаиләләргә юнәлдерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100