news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче уенга билетларның яртысыннан артыгы сатылды - Владимир Леонов

"Бездә шундый менталитет бит инде, билетларны уен көнендә генә алабыз", - дип белдерде Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Беренче уенга билетларның яртысыннан артыгы сатылды - Владимир Леонов
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Казанда узачак Португалия-Мексика уенына 50% тан артык билет сатылган. Бу хакта Казанның "Пирамида" мәдәният-күңел ачу үзәгендә урнашкан Конфедерацияләр кубогының аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен матбугат үзәгенең беренче утырышында Татарстанның яшьләр һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде.

Алдан чарага Казан мэры Илсур Метшин да килергә тиеш дигән мәгълүмат таратылган иде. Әмма утырышта ул булмады.

“Без бу матбугат үзәген журналистлар өчен ачтык. Әйе, ул бераз сәеррәк яңгырый – Аккредитация узмаганнар өчен, әмма монда барлык журналистлар да бер дәрәҗәдә. Футбол турында әйткәндә, барлык командалар да безнең илдә урнашты. Казанда инде командаларның беренче әзерлекләре башланды. Безгә инде Мексика һәм Португалиянең җыелма командалары килде. Алар тору шартлары һәм күнекмәләр үткәрү объектларыннан канәгать. Футболистларның үз режимы. Ул реңимга карап, без дә үз эшебезне алып барабыз,” – диде Владимир Леонов.

Уеннарга Казанның һәм командаларның әзерлеге турында Леонов болай диде: “Якшәмбе уенына барлык командалар да әзерләнә. Соңгы арада уеннарга ажиотаж арты, әмма ярымфиналда уйнаячак команда ачыклангач, ул тагын да артыр дип өметләнәбез. Бу безнең җыелма команда да булырга мөмкин. Әгәр дә ул үз группасында беренче урынны алса, ярымфинал уенын Казанда уйнаячак. Казан Конфедерацияләр кубогына әзер. Вокзаллар, аэропортлар, транспорт барысы да көчәйтелгән тәртиптә эшли. Барысы да тигез бара. Һава торышы да уңайлы булыр дип ышанабыз. Кәеф күтәренке. Стадионга эләгә алмаган җанатарларны, телеэкраннарда, мәтбугат үзәкләрендә көтәбез,” – диде ул.

Леонов Конфедерацияләр кубогының дәрәҗәсе турында һәм Португалия җыелма командасының һәм дөньяның иң популяр уенчысы Криштиано Роналду хакында да әйтеп китте.

“Барлык кешеләрне дә Роналду кызыксындыра. Ул килде. Конфедерацияләр кубогы билгесез турнир дип әйтсәләр дә, без аны Дөнья чемпионатына әзерлек дип кабул итәбез. Ул бездә беренче тапкыр, шуңа ул уникаль,” – диде Яшьләр эшләре һәм спорт министры.

Казандагы уеннарга билетлар аз сатылды, шуңа аларны бушка өләшәләр дигән сүз йөри. Бу имеш-мимешне инкарь итеп Владимир Леонов: “Конфедерацияләр кубогына 70% билетлар инде сатылып бетте. Без үзебездә аншлаг булмаса да, яхшы уен көтәбез. Беренче уенга ярты билет кына сатылмады, мин яртысыннан күбрәк дип беләм. Бездә шундый менталитет бит инде. Без билетларны уен көнендә генә алабыз. Бар да яхшы булыр дип ышанабыз,” – диде ул.

Владимир Леонов Казан-Арена стадионы турында да әйтеп китте.

“Казан-Арена - яхшы стадион. Ул инде барсын да үзендә тойды: Универсиада, Спортның судагы төрләре ярышлары. Аренада көчәйтелгән эшләр алып барыла. Билетлардан кала җанатар паспорты эшли. Аренада шикләр булырга тиеш түгел. Алар булса да, без моңа тулаем әзер,” – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100