Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беренче уенда җиңсәк тә, авыр серия көтүен яхшы аңлыйбыз – Евгений Пашутин
УНИКС баскетбол командасы "Локомотив-Кубань"га каршы икенче уенга әзерләнә.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Казанның УНИКС баскетбол командасы баш тренеры Евгений Пашутин Краснодарда "Локомотив-Кубань" командасын отканнан соң (71:62), Бердәм лиганың плей-раундындагы беренче матчка үз бәясен бирде. Бу хакта лиганың рәсми сайты җиткерә.
"Уен киеренке булды. Краснодарда һәрчак җиңел түгел. Команда физик яктан көчле уен күрсәтә. Без "Локомотив-Кубань" командасына даими чемпионатның ике матчында да оттырдык. Шуңа да өч атна тәнәфес вакытында җитди рәвештә әзерләндек. Җиңүгә ачкыч – көндәшкә 62 генә очко җыярга юл куюдадыр. Шулай да уңыштан башыбыз әйләнмәде. Авыр серия көтүен бик яхшы аңлыйбыз", – диде Евгений Пашутин.
Баш тренер кичәге җиңүнең тулаем уңышка таба беренче адым гына булуын, даими чемпионат белән плей-оффтагы каршылыларның бөтенләй башка ярыш булуын да ассызыклады.
"УНИКС лаеклы җиңде. Кызганычка каршы, кайбер төп уенчылардан башка нәрсәгә сәләтле булуны күрсәтеп булмады. Ләкин командада кем генә көрәшергә тиеш идек. Бүген мин андый көрәшне күрмәдем. Бу әле тарихның азагы түгел. Ялгышларны төзәтү өчен икенче матч бар. Бөтенләй башка уен күрсәтәчәкбез", – диде "Локомотив-Кубань" командасы баш тренеры Саша Обрадович.
7 майда сериядә икенче матч уза – көндәшләр кабат Краснодарда очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз