news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче тур артта калды

Беренче тур артта калды

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 22-23 декабрь көннәрендә Татар җырын башкаручыларның Казанга 1000 ел һәм Илһам Шакировка 70 яшь тулуга багышланган II Халыкара бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды. Ул бәйге дирекциясенә җибәрелгән аудио- һәм видеоязмалар нигезендә үтте.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп, 95 гариза кабул ителгән иде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең мәгълүмат үзәге хәбәрләренә караганда, анда Казаннан тыш республиканың күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан, Башкортстаннан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән, шулай ук Томски, Омски, Самара, Әстерхан, Волгоград, Мәскәү, Тольятти, Оренбург, Пенза, Киевтан гаризалар кабул ителгән иде. Беренче турның шартлары буенча, бәйгедә катнашучылар татар халык җырын музыкасыз башкарырга, бер татар композиторының җырын яки романсын башкарырга һәм хәзерге заман композиторының бер җырын җырларга тиеш. Әлеге таләпләрне үтәп, илледән артык кандидат икенче турга узды.

Бәйгенең икенче туры 2005 елның 17-18 февралендә Казанда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концерт залында үтәчәк. Анда кандидатлар гармунсыз гына «Иске кара урман», «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Уел», «Бөдрә тал», «Әллүки» һәм «Сибелә чәчәк» кебек татар халык җырларыннан берсен, татар композиторларыннан С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин, Н.Җиһанов, Р.Яхин, Р.Еникеев, Ф.Әхмәтов, Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгари һәм башкаларның бер җырын яки романсын һәм Илһам Шакиров репертуарыннан бер җыр башкарырга тиеш булачак. Әлеге турда җиңүчеләр өченче турда катнашуда кандидатлар итеп билгеләнә.

Бәйгенең өченче турын 19 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концерт залында уздыру планлаштырыла. Нәтиҗәләр чыгару һәм йомгаклау Гала-концерты 20 февральдә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100