news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче татар хатын-кыз режиссерын туган ягында хөрмәтлиләр

Кәшифә һәм Равил Тумашевларның юбилей чаралары Балтач районы Нөнәгәр авылында башланып китәчәк.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Быел Татарстанның театр җәмәгатьчелеге беренче татар хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашеваның тууына 115 ел, шулай ук аның улы – Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тулуны билгеләп үтә. 20 февраль көнне Кәшифә Тумашеваның туган төбәге – Татарстанның Балтач районы Нөнәгәр авылында әлеге күренекле театр әһелләрен искә алачаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искә алу чаралары 14.00 сәгатьтә Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музеенда башланып китәр дип планлаштырыла. 15.00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында “Татар театр сәхнәсендә якты эз калдырган Тумашевлар” дип исемләнгән искә алу кичәсе була. Ә кич К.Тинчурин театры Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен тәкъдим итәчәк, ди проект авторлары.

Искә алу чараларында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкилләр, К.Тинчурин театры җитәкчелеге, театрның әйдәп баручы артистлары, Тумашевларның балалары, туганнары катнашуы көтелә. Чараны оештыручылар – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Балтач районы мәгариф идарәсе, Балтач районы мәдәният бүлеге, Балтач районы Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе, Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100