news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче тапкыр татар эстрадасы һәм альтернатив музыка вәкилләре бер сәхнәдә очрашачак

“Мондый чараның булганы юк әле”, - ди Бауман урамында Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концертын оештыручылар.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, “Татар-информ” матбугат үзәгендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы урынбасары Айрат Фәйзрахманов Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концертында чыгыш ясаучылар турында әйттеләр. Бу көнне беренче тапкыр татар эстрадасы һәм татар альтернатив музыка вәкилләре бер сәхнәдә очрашачак.

“Ниһаять, Татарстан Республикасы көнендә татар эстрадасы һәм татар альтернатив музыка вәкилләре бер сәхнәдә очрашачак. Андый чараларның әле булганы юк иде”, - дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

“Эстрада артистлары арасында без чакырган артистлар да, үзләре теләк белдергән артистлар да бар. Безнең фестивальләрдә катнашырга теләк белдерүчеләр һәрвакыт күп була. Гадәттә, җырчыларның нигезен оештыручылар үзебез туплыйбыз. “Yummy Music” белән хезмәттәшлек итәбез, бергә утырып, артистлар исемлеген төзедек һәм артистларга хәбәр иттек”, - диде Тәбрис Яруллин.

Тәбрис Яруллин акция-концертта катнашучылар исемлеген әлегә сер итеп калдырды.

“Исемлек зур, шуңа әле аны сер итеп тотабыз. Тиздән ул билгеле булачак”, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 6 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы акция-концерт оештырачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100