Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беренче тапкыр Нәҗип Җиһанов исемендә “Мирас” татар музыкасы фестивале була
Казан мәшһүр татар профессиональ композиторлары көй-моңнарына чумачак
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Тиздән, 3-8 февраль көннәрендә, Казанда беренче тапкыр Нәҗип Җиһанов исемендә “Мирас” татар музыкасы фестивале була. Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин кебек мәшһүр татар профессиональ композиторлары әсәрләре яңгыраячак. Фестиваль концертлары С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак, диелә әлеге мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәрендә.
3 февраль көнне тамашачыларга тәкъдим ителәчәк концерт программасында Н. Җиһановның “Нәфисә” увертюрасы, 5 нче номерлы симфониясе, татар темаларына сюитасы тәкъдим ителә.
6 февральдә Заһидулла Яруллин һәм Нәҗип Җиһанов иҗат иткән “Тукай маршы”, Алмаз Монасыйповның 3 нче номерлы симфониясе, “Наемщик” драмасыннан Салих Сәйдәшев вальсы, Рөстәм Яхинның Фортопиано һәм оркестр өчен концертын тыңларга мөмкин була.
8 февраль көнне Леонид Любовскийның Скрипка өчен оркестр белән концерты, Рәшит Кәлимуллинның 7 нче номерлы симфониясе, Резеда Ахиярованың “Гармония гимны” кантатасы, Шамил Шәрифуллинның оркестр өчен “Җыен” концерты тамашачы хозурына тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз