news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче тапкыр кече бизнеска 6,5 процентлы ташламалы кредит бирелде

Унбиш банкта эшмәкәрләргә ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар.

Беренче тапкыр кече бизнеска 6,5 процентлы ташламалы кредит бирелде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен ташламалы кредит программасын эшләтә башлады. 2018 елда аның ставкасы 6,5% була. Өстәмә комиссияләр һәм җыемнар юк. Беренче кредит килешүен «Сбербанк»ның Пермь бүлекчәсе «Урал пластификаторлар заводы» ҖЧҖ белән төзеде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Кредит сумммасы – 150 миллион сум. "Хәзер без мондый кредитлар күп булыр дип көтә, – диде Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин. – Дмитрий Медведев белән бу темага сөйләшү булды. Дмитрий Анатольевич әлеге программаның озайтылачагы һәм аңа өстәмә ресурслар биреләчәге турында әйтте".

Программа буенча кредитлар өстенлекле тармаклар проектларына бирелә, шул исәптән авыл хуҗалыгы, эшкәртү җитештерүләре, төзелеш, тарнспорт, элемтә тармаклары проектларына, туристлык эшчәнлеге, сәламәтлек саклау һәм калдыкларны утильләштерү, шулай ук җәмәгатьчелек туклануы һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү тармакларындагы проектларга бирелә.

15 банкта Эшмәкәрләргә ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар.: ВТБ банкы, «Сбербанк», «Россельхозбанк», «Банк Акцепт», «Альфа-банк», «Ассоциация» КБ, «Левобережный» банкы, «Банк Интеза», «Запсибкомбанк», МСП Банк, СКБ Приморья «Примсоцбанк», «РосЕвроБанк», «Санкт-Петербург» банкы, РНКБ Банк, ТКБ Банк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100