Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беренче тапкыр буларак татар гөслә көйләрен туплаган диск дөнья күрде
Хезмәтнең максаты уникаль һәм югалып бара торган халык сәнгатен саклау гына түгел, әлеге материаллар зур фәнни-гамәли кыйммәткә дә ия.
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге «Звучат татарские гусли» (вып.1) дип исемләнгән җыентык чыгарды. Ул ике компакт-дисктан тора: CD һәм DVD. Эчтәлеген танылган музыка белгече-фольклорчы Эльмира Каюмова 2013 елда ТРның Балтач районында язып алган музыкаль үрнәкләр тәшкил итә. Әлеге экспедиция Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган иде. Проектның җитәкчесе – Фәнзилә Җәүһәрова. Хәзер инде, аутентик гөслә көйләрен ишетү белән беррәттән, уен коралының төзелеше, башкару тәртибе белән дә танышырга мөмкин. Дисклардан тыш, 12 биттән торган буклет та бар. Анда гөсләчеләр турында, аларның репертуары, уйнау рәвеше һәм башка төрле мәгълүмат урын алган. Фотолар да бирелгән.
Үзенчәлеге тагын шунда ки, бу аудиовидео җыентык бер үк вакытта өч серияне ачып җибәрә: «Музыкальное наследие татарского народа» дигән гомуми серияне һәм аның астындагы – «Полевые записи фольклориста Э.Р. Каюмовой», «Звучат татарские гусли» серияләрен.
Э.Каюмова әйтүе буенча, «видеоязмалар гади аппаратурага, эш процессында кулланыр өчен ясалсалар да, үз әһәмиятен җуймаганнар».
Басманың максаты уникаль һәм югалып бара торган халык сәнгатен саклау гына түгел. Әлеге материаллар зур фәнни-гамәли кыйммәткә ия. Аларны фәнни хезмәтләр язуда, укыту процессында да файдаланырга мөмкин. Башкаручылар өчен кирәкле методик кулланма булып торачак. Тиздән музыка уен коралларында уйнаучылар (солистлар һәм ансамбльләр) матур гөслә көйләрен репертуарларына кертер дип ышанасы килә, диелә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Сүз уңаеннан искәртеп куябыз: «Иске Казан түгәрәк уены» һәм «Түгәрәк уен» фестивальләрендә «Гөсләдә уйнаучы» дигән аерым номинация бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз