news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче сыйныфларның режимына көндез йоклап алу кертергә тәкъдим иттеләр

Укучы өй эшен эшләгәнче, ким дигәндә ике сәгать ял итәргә тиеш.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Роспотребнадзор белгечләре көндезге йоклап алу беренче сыйныфларның көндәлек режимына керергә тиеш дип саный. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Укучыларның эшкә сәләтлелеген тәэмин итү өчен көндәлек режимны рациональ оештырырга кирәк», - дип искәрткәннәр ведомствода.

Әйтик, көн тәртибендә туклану, саф һавада йөрү, түгәрәктә шөгыльләнү, иҗтимагый-файдалы хезмәт, физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрү һәм төнге йокы булырга тиеш. Беренче сыйныфлар һәм 2-3 классларда укучыларның кайберләренә көндез йоклап алырга киңәш ителә.

Моннан тыш, өй эшен үтәр алдыннан укучыга дәресләрдән соң ким дигәндә ике сәгать ял итәргә кирәк. Экспертлар әлеге вакытның төп өлешен саф һавада үткәрергә тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100