news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты сайтына көн саен 70 меңнән артык кеше керә

Ачылып бер атна узуга, сайтны 1 миллион кереп караучы булуы теркәлгән

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 11 ноябрьдә Татарстанның "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты сайты тулы күләмендә эшли башлады. Бер атна эчендә культурный дневник.рф порталында 6 меңнән артык кулланучы теркәлгән, көн саен сайтка 70 меңнән артык кеше керә.

"Сайт белән кызыксынучылар бик күп, - дип билгеләп үтә порталны эшләгән  «Татармультфильм»  студиясе директоры Азат Ганиев. - Асылда, сайт балалар һәм өлкәннәр өчен махсуслашкан социаль челтәргә әверелде. Биредә даими рәвештә мәгълүмат, кичерешләр белән алмашу бара, балалар үзләренең фотографияләрен урнаштыра, шәрехләмәләр калдыра. Бер атнадан соң ук 1 миллион кеше карауны теркәдек".

Сайтка керүчеләр арасында Татарстан Республикасының зур һәм кечкенә шәһәрләре, район үзәкләре, авылларында яшәүчеләр дә бар. Виртуаль мәйданчыкта укытучы һәм китапханәчеләр, укучылары һәм аларның әти-әниләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре тәкъдим ителгән. Сайтта "Иң яхшы мәдәни көндәлек", "Иң культуралы ата-ана", "Зилант баласына хат" (үзеңнең мәдәни кичерешләрең хакында) дигән бәйгеләр үткәрелә, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

"Сайт - "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектының аерылгысыз өлеше, - дип ассызыклый ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина. - Без проектны мөмкин кадәр интерактив итәргә тырыштык, шуңа да сайт гади "визитка" гына түгел, ә социаль-мәдәни портал буларак эшләнде. Ул теләсә кайсы шәһәр һәм авылда милли мәдәният казанышлары белән танышу мөмкинлеген ача, мәдәни чаралар белән кызыксынуны арттыру һәм Татарстанның яшь гражданарыннан культуралы буын формалаштырыргу ярдәм итә".

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" - республикада быелгы уку елында (2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 26 маена кадәр) беренче тапкыр тормышка ашырылучы мәдәни белем бирү проекты. Татарстанның һәр беренче сыйныф укучысы китапханә челтәре аша бушлай "Мәдәни көндәлек" ала. Уку елы дәвамында алар тетар, музей, китапханә, кинотеатрларда төрле чараларда була; объектлар көндәлектә стикер яки мөһер белән билгеләнә. Беренче сыйныф укучысы көндәлек битләрен бизи, тәкъдим ителгән биремнәрне чишә, укылган китаплары, каралган концерт һәм спектакльләре турында яза. Проект кысаларында конкурс һәм акцияләр үткәрелә.

Проектны оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән ТР Мәдәният министрлыгы.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100