news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

”Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты рәсми гамәлгә керде

Шул уңайдан оештырылган республикакүләм мәдәният дәресе “Әкият” театрында булды

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында ”Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектына рәсми

 старт бирелде. Мондый чара Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә үткәрелде.

Тантаналы чарада Казан шәһәренең 5 нче номерлы лицеенда һәм 27 нче, 116 нчы номерлы мәктәпләрендә белем алучы 1 нче сыйныф укучылары катнашты. Шулай ук,шәһәрнең мөмкинлекләре чикләнгән баларны тернәкләндерү үзәгендә укучы 1 нче сыйныф балалары — барысы 200 кеше бүген республикакүләм мәдәният дәресенә килгән иде, гомумән Татарстанда 43 меңгә якын 1нче сыйныф укучысы өчен андый дәрес үткәрелде.

Балалар “Әкият” курчак театрында иртәнге 9 га ук килеп җиттеләр. Мәдәният дәресе башланганчы, аниматорлар алар белән уйнап, балаларның күңелен күрде. Тамаша залына кергәндә, әкият геройлары булып киенгән артистлар нәни укучыларга беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеген тапшырды. Балалар үз урыннарына утырып беткәч, дәрес башланыр алдыннан, Буратино һәм Мальвина кебек әкият геройлары укучыларга табышмаклар әйтте.

Аннан соң исә сәхнәгә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов күтәрелде. Ул балаларны сәламләде һәм әлеге чара хакында үзенең фикерләрен җиткерде. “Әгәр сезнең кебек бәләкәй чакта минем дә шундый көндәлегем булса, мин Казандагы барлык музейларны, театрларны, концертларны йөреп чыгар идем. Алай гына да түгел, үзем белән әти-әниемне, дусларымны да алыр идем. Сез дә кайткач, әти-әниләрегездән үзегезне театр-концертларга алып баруны сорагыз. Ә мәдәни чараларда иң күп булган укучыларга һәм әти-әниләргә без бүләкләр бирербез”, - диде ул.

Әлеге проект республика бюджетыннан финанслана. Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге белгечләр тарафыннан баланың психологиясен һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшләрен күздә тотып төзелгән. Анда Татарстанның йөзек кашы булырдай мәдәни учаклар хакында да, тарихи мәгълүматлар да, балалар өчен башваткычлар да урын алган. Укучы мәдәни чарада кайчан булганын билгеләп барсын өчен аерым бит тә әзерләнгән. Анда шулай ук, мәдәни учреждениедә булуны раслаучы наклейка ябыштырыга мөмкин.

Мәдәни чараларда иң күп йөрүчеләр арасында муниципаль берәмлекләрдә һәм республика күләмендә конкурс үткәрелә. Җиңүчеләр ТР Президенты оештырган Яңа ел бәйрәменә юллама һ.б. бик күп бүләкләр ота ала. Бәйгедә индивидуаль рәвештә дә, сыйныф белән дә катнашырга мөмкин. Шулай ук, балаларын мәдәни чараларга йөрткән әти-әниләрнең дә иң культуралыларын билгеләп үтү ниятләнә.

Мәдәният дәресе кысаларында, укучыларга “Әкият” курчак театры балаларга “Цветик-семицветик” спектакле һәм Шүрәле малае турында анимацияле җыр тәкъдим итте.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, проектны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән ТР Мәдәният министрлыгы оештыра. Проектны эшләүче һәм рәсми сайт (культурный дневник.рф, diary-culturе.ru) авторы – исә “Татармультфильм” берләшмәсе. “Әлегә без бу проектны беренче сыйныф укучыларыннан башладык. Ел дәвамында аның эшчәнлеген тикшерәчәкбез. Әти-әниләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре үз фикерләрен җиткерер дип уйлыйм”, - диде Айрат Сибагатуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100