Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчеләре ТР Президенты Чыршы бәйрәменә бара
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге”н иң актив файдаланучылар ачыкланган
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” сайтыннан иң актив файдаланучы беренче сыйныф укучысы” конкурсы тәмамланды. Әлеге сайттан иң актив кулланучылар исемлеге электрон ресурсның беренче битендә (diary-culture.ru (http://diary-culture.ru/users/rating.html) урнаштырылган.
Проект положениесе буенча, беренче сыйныфта укучыларның иң актив 10сы ТР Президенты чыршы бәйрәменә чакыру белән бүләкләнәчәк. Республиканың иң төп Яңа ел бәйрәменә Казанга Актаныш, Яңа Чишмә, Арча, Зәй, Әлмәт, Байлар Сабасы, Питрәч, Алабуга, Урыссу районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән киләчәкләр.
Сайттан актив файдаланучылар автоматик рәвештә ачыклана һәм системада бернинди дә ягышлыклар китәргә мөмкин түгел, дип ышандыра “Татармультфильм” оешмасы матбугат хезмәте. Җиңүчеләр шулай ук сайтта калдырган эшләр, фотосурәтләр күләме һ.б. буенча да сайланган.
Сайтның башка конкурслары исә дәвам итә. 25 декабрь көнне “Иң культуралы әни” конкурсына йомгак ясалачак. Яңа елдан соң “Мәдәни көндәлек” сайтының иң актив файдаланучы конкурсы дәвам иттерелә. Ул 2015 елның май аенда тәмамлана. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү көтә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз