news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды

Балалар омбудсмены шәһәр мәктәпләренең берсендә булган хәлләрнең нәтиҗәләре турында сөйләде.

Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды
Эльвира Мухаметдинова

(Чаллы, 22 октябрь, Эльвира Мөхәммәтдинова). Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды. Бу хакта журналистларга Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.

«Бу хәл расланды — укытучы, чыннан да, беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган. Ул бер балага карата булган. Әлеге гамәле өчен укытучы җәза алган: башта аңа кисәтү ясаганнар, аннары шелтә белдергәннәр. Шуннан соң укытучы үз теләге белән эштән китү турында гариза биргән, ул канәгатьләндерелергә мөмкин», - дип сөйләде балалар омбудсмены.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100