news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче сыйныф укучылары өчен ике телдә мобиль кушымта ясаганнар

Рус һәм татар телләрендәге "Барсик цивилизацияне коткара" дигән мобиль кушымтаны бушлай алып була.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның беренче сыйныф укучылары файдалану өчен "Барсик цивилизацияне коткара" мобиль кушымта ясаганнар.  Ул ике телдә эшләнгән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 сентябрьдән Татарстанның һәр беренче сыйныф укучысы рус һәм татар телләрендә "Барсик цивилизацияне коткара" дигән мобиль кушымтаны бушлай ала.

Бу уен Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәнергә ярдәм итә, башлангычы сыйныфларда класстан тыш чаралар уздыру өчен методик ярдәмлек булып тора. Әлеге кушымтада балалар уен формасында кешелек тарихында булган ачышлар белән таныша ала.

Кушымта «Беренче сыйныф укучысына Ак Барс Банктан бүләк» хәйрия проекты кысаларында эшләнде. Уен смартфонда яки планшетта Google Play Market һәм App Store кибетләрендә дә, веб-версиядә дә, компьютерда http://game.akbars.ru/.сылтамасы буенча да ачык, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100