news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче Стәрлетамак җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәтгариф Рәмиев көндәлеге дөнья күрде

«Көндәлектә дин әһеленең хәзерге вакытта да актуаль темага — Башкортстан республикасын төзү мәсьәләсенә карата фикерләре бар», - диде басманы төзүче Руслан Мәсәгутов.

Беренче Стәрлетамак җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәтгариф Рәмиев көндәлеге дөнья күрде
Абдул Фархан

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Риза Фәхретдиннең шәхси архивында сакланган Беренче Стәрлетамак җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәтгариф Рәмиев көндәлеге дөнья күрде.

1891-1929 елларда Беренче Стәрлетамак җәмигъ мәчетенең имамы һәм мөдәррисе булган Мөхәммәтгариф Рәмиевнең көндәлеген архивтан табып, гарәп имлясыннан рус һәм хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп чыккан авторлар бүген китапны җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Чара Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узды.

Әлеге чыганакта XIX гасыр азагы — XX гасыр башында күренекле дин әһеленең көндәлек тормышы, кичерешләре, ул вакытта барган тарихи вакыйгаларга карата уй-фикерләре теркәлгән. Көндәлек узган гасыр башындагы инкыйлабларны, аларга кадәрле һәм алардан соңгы чорларны шул заман кешесе күзлегеннән күзәтү мөмкинлеге бирә.

Мөхәммәтгариф Рәмиевнең мәгърифәтче Риза Фәхретдин белән шәхсән таныш булуы һәм алтын приисклар хуҗалары Закир белән Шакир Рәмиевләрнең туганнан туганы булуы да игътибарга лаек. Көндәлектә имамның бай туганнарыннан берничә мәртәбә матди ярдәм алуы турында мәгълүмат бар. Мөхәммәтгариф Рәмиев көндәлеген Риза Фәхретдингә тапшырган. Чыганак мәгърифәтченең шәхси архивыннан табылган.

«Татар мулласы Мөхәммәтгариф Рәмиев көндәлеге» китабын дөньяга чыгаручы авторлар — Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәрләре Руслан Мәсәгутов, Рөстәм Әминов һәм Айдар Гайнетдинов.

«Көндәлектә дин әһеленең хәзерге вакытта да актуаль темага — Башкортстан республикасын төзү мәсьәләсенә карата фикерләре бар. Мөхәммәтгариф хәзрәт башкортларның „төрки-татар кардәшләреннән“ аерылу сәясәтенә, Әхмәтзәки Вәлидинең кызыллы-аклы маневрларына, Башкортстанда аерым мөфтият төзүгә карат тискәре фикерләрен белдерә», — диде китапны төзүче Руслан Мәсәгутов.

Мөхәммәтгариф Рәмиев Әхмәтзәки Вәлидинең атасы Әхмәтша белән шәхсән таныш булуы һәм алар икесе дә Стәрлетамак мәдрәсәсендә укулары мәгълүм.

Мөхәммәтгариф Рәмиевнең көндәлеге иске татар телендә гарәп имлясында язылган. Аны кириллицага филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов күчергән.

«Инкыйлабка кадәр булган язмаларны без иске татар телендә язылган дип әйтергә күнеккән, чөнки хәзерге буын аны аңлый алмый. Чынлыкта, иске сүзен куллану дөрес түгел. Иске рус теле дигән төшенчә юк бит. Совет чорындагы дингә каршы көрәштә тел гарәп, фарсы сүзләреннән махсус чистартылган. Шулай да, җөмлә структурасы, төзелеше хәзерге укучыга да аңлашыла», — диде Айдар Гайнетдинов.

Айдар Гайнетдинов сүзләренчә, гарәп имлясында нокталар, өтерләр булмау тәрҗемә эшен авырайткан. Чыганакның фотокопиясе белән эшләү дә кыенлык тудырган, чөнки кайбер урыннарда хәрефләр тулысынча күренмәгән. Тәрҗемәченең борынгы документлар белән эшләү тәҗрибәсе зур булгач, көндәлекнең эчтәлеген укучыларга түкми-чәчми җиткерә алган.



Галерея: Мөхәммәтгариф Рәмиев һәм Ибраһим Мәхмүтов көндәлекләрен тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100