news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче модульле чаңгы базасының Кукмарада ачылуы гаҗәп түгел – Хәлил Шәйхетдинов

Быел мондый бәхеткә Татарстанның 11 район һәм шәһәре ия булачак.

Беренче модульле чаңгы базасының Кукмарада ачылуы гаҗәп түгел – Хәлил Шәйхетдинов
Расих Фасхутдинов

(Кукмара, 7 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Кукмарада чаңгы спортының үсеше өчен янып-көеп йөрүче, һәрдаим инициатива күрсәтүче төркем бар. Шуңа да Татарстанда беренчеләрдән булып модульле базаның нәкъ менә Кукмарада ачылуына гаҗәпләнергә кирәкми. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов база ачу тантанасында шундый фикер җиткерде.

“Кукмарадагы инициативалы төркемне, шушы спорт төрен үстерү, шәкертләренә юл ачу өчен җиң сызганып эшләгән егетләрне күреп сөенә идек. Инде Татарстан Чаңгы федерациясе җитәкчелеге белән уртак фикергә килеп, чаңгы трассасы булдырылды, ә модульле базаларның берсен Кукмарада ачу гаҗәп түгел. Чаңгы спорты үсештә булган төбәкне республика программасына кертми калу мөмкин булмас иде”, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Министр урынбасары сүзләренчә, республиканың спортны үстерү белән бәйле программалары моның белән генә чикләнми. Соңгы биш елда, мәсәлән, 771 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, урыннарда хоккей мәйданчыклары пәйда була, башка шартлар тудырыла. Ә мондый модульле базалар чаңгы спортының үсешенә юл салачак.

“Районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылу гына түгел, халкыбызның спортны сөюе, ярышларда яхшы нәтиҗәләребезнең арта баруы дә сөендерә, – диде үз чиратында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев. – Әле ике ел элеке кенә “Америка клены” үсеп утырган мәйданчыкта федерация булышлыгы белән 9 миллион сумга яктыртылган трасса булдыру һәм әлеге база төзелеше спорны үстерергә этәргеч булачак. Чөнки бездә чаңгыда йөрүчеләр, скандинавия йөреше белән кызыксынучылар арта, ә алар арасында төрле яшьтәгеләр булуы аеруча сөендерә”.

Мәгълүмат өчен: Кукмара районында ачылган республикадагы беренче модульле чаңгы базасы 120 квадрат метр мәйданны били, анда берьюлы 30-40 кеше була ала. Модульле база үз эченә 100 комплект чаңгы һәм чаңгы юлы әзерләү өчен кар машинасы да бар. Гомуми бәясе 66 миллион сумга төшкән 11 база Казан һәм Чаллыдан тыш Əгерҗе, Əлмәт, Əлки, Алабуга Кукмара, Минзәлә, Саба, Спас, Ютазы районнарында ачыла.

Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев сүзләренчә, мондый республикада программаның икенче ел эшләве, аңа акча бүленүе, искиткеч күренеш. Базалар исә беренче чиратта чаңгы спорты алга киткән төбәкләрдә төзелә.

“Дизайны яхшы, эчендә барысы да функциональ дәрәҗәгә җиткерелгән. Кукмараның чаңгы спорты үсеше буенча лидер район – аларның спорт тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге бар”, – диде Илшат Фәрдиев.
Федерация президенты әлегедәй эшләр республика җитәкчелегенең игътибары һәм, әлбәттә, спортчыларның да тырышлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

“Чаңгы спортының тарихы бүген дә дәвам итә, үсә. Татарстан чаңгычыларының уңышлары, спорт үсешенең тулы бер системасын да җайга салырга, массакүләм спортны үстерергә булыша”, – диде Илшат Фәрдиев.

Сүз уңаеннан, киләсе елга Татарстанда тагын  модульле 15 чаңгы базасы ачарга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100