news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче Җәмигъ мәчетенең 250 еллыгы уңаеннан Мәрҗани мәчетендә күргәзмә оештырылды

Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхесенә, гаиләсенә, эшчәнлегенә, шулай ук мәдрәсәгә һәм бистәгә караган документлар халыкка беренче тапкыр күрсәтелә.

Беренче Җәмигъ мәчетенең 250 еллыгы уңаеннан Мәрҗани мәчетендә күргәзмә оештырылды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 1 декабрь көнне, Казанның Мәрҗани мәчете (Беренче Җәмигъ мәчете) бинасы төзелә башлауның 250 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Ул Татарстан Республикасының Дәүләт архивы ярдәме белән оештырылды.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фонды документлары урын алды. Алар арасында таш мәчетнең төзелү проекты, Казанның мәчет һәм мәдрәсә саны турындагы 1873 елгы ведомосте, Ш.Мәрҗанинең Казан татар укытучылар мәктәбе мөгаллиме булуы турында билгеләмә, шулай ук аның эштән алынуы турындагы һәм башка документлар бар.

“Әлеге күргәзмә - бинага, Мәрҗанигә, бистәгә багышлана. Монда Шиһабетдин Мәрҗанинең имамлыгы буенча кайбер биографик аспектлар, аның гаиләсенә, мәдрәсәгә караган кәгазьләр бар. Бу кәгазьләр барысы да беренче тапкыр күрсәтелә. Араларында күчермәләре дә, төп нөсхәләре дә бар. 2018 ел Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган. Шул уңайдан безнең берничә чара көтелә”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Дәүләт архивы директорының урынбасары Илдар Шафиков.

Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин  күргәзмәләрдән һәр кеше дә үзенә яңалык ала алуын әйтте.

“Күргәзмәләр халык өчен бик кирәк. Без күргәзмәдә тарихи кәгазьләр барын беләбез. Тарихын белмәгәннең – киләчәге юк. Бу күргәзмә Шиһабетдин Мәрҗани, аның гаиләсе, эше, шәхесе, ахунлыгы һәм мәчет төзелеше турында кәгазьләр бар. Халык моның белән бик тә кызыксына. Бүгенге көндә барлык мәгълүматны интернеттан алып була дип әйтүчеләр табылыр, әмма үз күзең белән бу кәгазьләрне күрү күпне бирә. Мин үземә дә яңалыклар алдым. Һәр кеше бу күргәзмәне күргәннән соң үзенә яңалыклар ала”, - диде Мансур хәзрәт.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин Шиһабетдин Мәрҗани елы уңаеннан күп чара уздырылачагын әйтте.

“Киләсе ел Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлана. 2018 елның 16 гыйнварында аның тууына 200 ел булачак. Шул уңайдан күргәзмәләр, форумнар, көрәш ярышлары, Коръән уку бәйгеләре, ягъни ел дәвамында Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган чаралар булачак”, - дип сөйләде хәзрәт.

Мәрҗани мәчетендә татар халкының тарихына, мәдәниятенә, теленә кагылышлы музей ачарга ниятлиләр. Музей аерым бер бинада булып, Татарстан халкы һәм чит төбәкләрдән килгән туристлар өчен дә кызыклы булыр, дип көтелә. Мөселманнарга һәр җомга саен музей турында хәбәр бирелә. Теләгән барлык кеше дә музейга үз өлешен кертә ала.

2017 елда Казанның Беренче Җәмигъ мәчете төзелә башлауның 250 еллыгы билгеләп үтелә. Аның салынуы - Әби патша Россиядә православиедән тыш башка диннәргә карата игълан иткән ачык сәясәт урнашу билгесе.

Бүгенге көндә мәчет Татарстанда татар-мөселман рухи мирасының тарихи йөзек кашы булып тора. Мәчет тарихы бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. 1867 елда хәзрәт анда ахун булып тора һәм Казанның мөхтәсибе итеп билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100