news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче Җәмигъ мәчетенең 250 еллыгы уңаеннан Мәрҗани мәчетендә бер көнгә экспозиция ачыла

Күргәзмәдә экспонатларның күбесе тәүге тапкыр тәкъдим ителә.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 1 декабрь көнне, Казанның Мәрҗани мәчетендә Татарстан Республикасының Дәүләт архивы ярдәме белән мәчет төзелә башлауның 250 еллыгына багышланган экспозиция ачыла. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фонды документлары урын алачак. Алар арасында таш мәчетнең төзелү проекты, Казанның мәчет һәм мәдрәсә саны турындагы 1873 елгы ведомосте, Ш. Мәрҗанинең Казан татар укытучылар мәктәбе мөгаллиме булуы турында билгеләмә, шулай ук аның эштән алынуы турындагы һәм башка документлар бар. Барлыгы - 30 экспонат, оригиналлар һәм күчерелмәләр. Экспонатларның күбесе тәүге тапкыр тәкъдим ителә.

2017 елда Казанның Беренче Җәмигъ мәчете төзелә башлауның 250 еллыгы билгеләп үтелә. Аның салынуы Әби патша Россиядә православиедән тыш башка диннәргә карата игълан иткән ачык сәясәт урнашу билгесе.

Бүгенге көндә мәчет Татарстанда татар-мөселман рухи мирасының тарихи йөзек кашы булып тора. Мәчет тарихы бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. 1867 елда хәзрәт анда ахун булып тора һәм Казанның мөхтәсибе итеп билгеләнә.

Күргәзмә бары бер генә көн дәвамында эшләячәк. Ул 10.00 сәгать тә башлана һәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100