Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беренче май бәйрәмнәрендә Татарстанда җылы булачак
Әмма һава шартлары тотрыклы булмас кебек – кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Максим Кирилов). 1 һәм 2 майда Татарстанда бик җылы булачак, әмма республика буенча кыска вакытлы яңгыр, хәтта яшен дә булырга мөмкин.
“Бәйрәм көннәрендә Татарстанда 20-25 градуска кадәр җылы булачак. Ләкин һава шартлары тотрыклы булмаячак: кайбер районнарда кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә”, - дип белдерде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.
1 май төнендә 8-13 градус җылы булачак, көндез – 19-24. 2 майда да төнлә 8-13, көндез 20-25 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз