news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беренче Мәскәү медицина университетында татар якташлыгы җәмгыяте ачыла

Очрашуга профессорлар, табиблар, галимнәр, шулай ук медицина институтлары студентлары килде.

Беренче Мәскәү медицина университетында татар якташлыгы җәмгыяте ачыла
«Штаб татар Москвы»

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү медицина югары уку йортлары студентлары «Гиппократ» клубының чираттагы очрашуында Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетында татар якташлыгы җәмгыятен булдырырга карар итте. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы хәбәр итә.

Очрашу профессорлар, табиблар һәм галимнәр, шулай ук медицина институтлары студентлары катнашында Мәскәү татарлары штабында узды. Әлеге чарага 80нән артык кеше килде.

Мәскәү татарлары штабы координаторы Гөлнара Яруллина очрашуның төп максаты – татар телле табибларны, медицина югары уку йортлары студентларын якынайту, таныштыру, дип билгеләп үтте.

Яруллина сүзләренчә, татар штабы башкаланың югары уку йортлары каршында, шул исәптән Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетында татар якташлыгы оешмасын ачуда һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк.

Очрашу вакытында табиблар һәм студентлар Мәскәү татарлары өчен кабул итү кабинетын ачу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Күпләр әлеге проектта катнашырга теләк белдерде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot