news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче кварталда татарстанлылар табибка электрон система буенча 1,2 млн тапкыр язылган

Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белдерә

  (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Агымдагы елның I кварталында Татарстанда яшәүчеләр “Табибка язылу” электрон хезмәтеннән 1,2 миллионнан артык тапкыр файдаланган. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте белдерә.

Республика медицина оешмаларына табибка ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, “Электрон Татарстан” инфоматы, электрон чират терминалы, мобиль кушымта аша, шулай ук кабат килү өчен табибның автоматлаштырылган эш урыны аша язылырга мөмкин.

Искәртеп узабыз: ТР медицина оешмаларына теркәлгән булган очракта гына табибка бу юл белән язылу мөмкин, бу шарт стоматология поликлиникаларына кагылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100