news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беренче кварталда ГТЮ Татарстан территориясендә 269 млн. сумга якын салым түләгән

Шуның 185 млн. сумы төбәк һәм җирле казналарны тулыландыруга киткән

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Агымдагы елның беренче кварталында Горький тимер юлы Татарстан территориясендә 268,9 млн. сумлык салым түләгән. Шуның 185 млн. сумы төбәк һәм җирле казналарны тулыландыруга киткән, 83,8 млн. сумы – төрле фондларга юнәлдерелгән.
Пенсия фондына күчерелгән түләүләр 65 млн. сум, Мәҗбүри иминият фондына күчерелгәне -10 млн. сум, Социаль иминият фондына -7,6 млн. сум тәшкил иткән. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot