Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Беренче курс студенты көне-2009” XVI Казан вузара фестиваленың йомгаклау концерты була
Аның сайлап алу турлары 3, 4, 5 декабрь көннәрендә уздырылган иде
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Бүген сәгать кичке 6да КДУның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында (алдан ул 21 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында дип ниятләнгән иде) “Беренче курс студенты көне-
Казан шәһәре мэриясе, шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, Казан шәһәре югары уку йортлары студент клублары белән эшләү буенча үзәге тарафыннан ел да үткәрелә торган мондый фестиваль студентлар арасында сәләтлеләрне күреп сайлап алуны, укучы яшьләрнең иҗади активлыгын үстерүне, аларның иҗатлары тирәсенә теләктәшләрен туплауны һәм студентлар коллективларын зур сәхнәгә чыгару системасын булдыруны максат итә. Бу мәсьәләдә шәһәр мэриясеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, Казанның шундый фестиваленда җиңеп чыгып, соңыннан ил һәм халыкара дәрәҗәдәге зур чараларда лауреат исеме алган «Зө-ләй-лә» һәм «JukeBox» триолары, «Пантера» камера балеты, «Мгновенье» бию театры, җырчы Максим, Диләрә Ваһапова һ.б. аерым башкаручылар, Максим Шәрәфетдинов кебек телевизион тапшырулар алып баручы билгеле.
1994 елдан старт алган студентлар фестиваленда башта 200дән артык студент катнашкан булса, әйтик, былтыр Татарстан башкаласының 22 югары уку йортыннан 10 меңнән артык беренче курс студенты фестиваль рухы белән яшәп алды (билгеле, моңа сайлап алу турлары да керә). Тарихын 15 ел элек яза башласа да, фестиваль заман белән бергә атлый, кызыклырак һәм номерлары көчлерәк була бара, ел саен музыкаль, театраль, бию юнәлешләрендә һәм оригиналь жанрда номинацияләре дә арта төшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз