news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Беренче классларның адаптацияләнүендә күп баскычлы система мәсьәләләре карала

Анда балаларны мәктәпкәчә әзерлек һәм мәктәптә белем бирүдә эзлеклелек булдыруны максаты куела

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Транс-форс” мультимедиалы мәгариф үзәгендә (Мәҗит Гафури урамы, 46) беренче классларның адаптацияләнүендә күп баскычлы система мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмә уздырыла. Анда балаларны мәктәпкә кадәр әзерләү һәм беренче классларның мәктәп мохит-тирәлегенә җайлашуын оештыру хакында сүз бара.

Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлегеннән алынган белешмә буенча, балаларны мәктәпкәчә әзерлек һәм мәктәптә белем бирүдә эзлеклелек булдыруны максат иткән әлеге утырышта Казан шәһәре мәгариф һәм сәламәтлек саклау идарәләре, шәһәр методик үзәге вәкилләре, педиатрлар, психологлар, мәгариф учреждениеләре белгечләре һ.б. катнаша.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100