news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче китабым басылуга 50 ел – Тукай премиясе лауреаты Мәдинә Маликова

Бу хакта ул бүген Тукай һәйкәле каршында узган "Шигърият бәйрәме"ндә әйтте.

Беренче китабым басылуга 50 ел – Тукай премиясе лауреаты Мәдинә Маликова
Рамиль Гали

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Тукай бүләгенең быелгы лауреаты Мәдинә Маликованың беренче китабы басылуга 50 ел тулган.

"Бөтен гомеремне әдәби әсәрләр язуга багышладым, бөтен көч-гайрәтемне шуңа куйдым.  9 романым басылып чыкты, унынчысын язам. Повесть-хикәяләрем басылды. Шушы хезмәтләрем бүген бик зур бәя алды. Моңа бик куанам һәм укучыларыма, Премия биргән дәүләт җитәкчеләренә мең рәхмәт укыйм. Без Казанга узган гасырның уртасында килдек. Ул чакта әле Казан урамнарында татарча сөйләшү гаеп, татарлар  ким кеше булып санала иде. Менә шушы 50 ел эчендә вазгыять бик нык үзгәрде. Хәзер Казан урамнарында без рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Башыбызны югары тотабыз, татар булуыбыз белән горурлана башладык. Моңа ирешү җиңел булмады, бик авыр заманалар аша үтәргә туры килде. Татар халкы авыр елларда да акыллы, зирәк, алдан күрүчән җитәкчеләр аркасында җиңеп чыкты. Бу – халыкның зур казанышы. Канкоешлар, сугышлар булды, әмма безнең халкыбыз моңа дучар ителмәде. Сират күпереннән чыккандай алып чыктылар безне. Күп хокуклар яуланды. Хәзерге вакытта Казаныбыз дөньядагы иң матур шәһәрләрдән санала. Республика даны еракларга таралды. Бу үзгәрешләрдә мин үземнең дә өлешем бар дип саныйм. Чөнки милләтне иң беренче чиратта милли әдәбият һәм сәнгать үстерә, – диде ул.

Исегездә төшерәбез, быел Мәдинә Маликова, дүртенче тапкыр тәкъдим ителгәннән соң, Тукай бүләге иясе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100