news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беренче канал кубогына ярышта “Ак Барс” хоккейчысы Андрей Педан уйнаячак

Россиянең хоккей буенча җыелма командасы декабрьдә Швеция, Чехия, Финляндия җыелмалары белән көч сынашачак.

Беренче канал кубогына ярышта “Ак Барс” хоккейчысы Андрей Педан уйнаячак
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”).  Мәскәүдә үтәчәк “Беренче канал кубогы”нда Россиянең хоккей буенча җыелма командасы составында “Ак Барс” уенчысы Андрей Педан да катнашачак. Әлеге кубок 13-16 декабрь көннәрендә Еврохоккейтур кысаларында оештырыла.

Россиянең хоккей буенча җыелмасы 13 декабрьдә Швеция, 15 декабрьдә Чехия, 16 декабрьдә Финляндия җыелма командалары белән уйный.

Уеннарның дүртесе Мәскәүнең “ЦСКА Арена” боз сараенда, ә икесе - чыгарылма уеннар, алар Тампере һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә үтәчәк.

“Беренче канал кубогы” унөч ел рәттән уздырыла. Иң күп җиңү Россия хоккейчылары исәбендә. Алар бу кубокны җиде тапкыр откан. Швеция һәм Чехия җыелмаларында ике җиңү, ә Финляндия җыелмасында бер генә җиңү исәпләнелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot