news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Беренче канал" дикторы Максим Шәрәфетдинов Биләрдә яшьләргә мастер-класс үткәрде

Максим Шәрәфетдинов яшьләр белән аралашу, фикер алышу аңа бик ошый, дип белдерде.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). «Беренче канал»да алып баручы булып эшләүче Максим Шәрәфетдинов Биләрдә “Сәләт” лагерының MEDIA BILER FORUM профильле сменасында катнашты. Бу турыда «Высокогорские вести» яза.

Медиа-форум программасында телевидениедә һәм радиоканалларда алып баручылар, эшмәкәрләр һәм фотографлар белән мастер-класслар тәкъдим ителгән иде. Бу юлы яшь белгечләр «Беренче канал»да яңалыклар алып баручы Максим Шәрәфетдинов белән күрешеп сөйләште, аңардан интервью алды. Ул үткәргән дәрес «Ышандыру көче» дип аталды. Максим сүзләренчә, ул яшьләр белән очрашуларда теләп катнаша, фикер алышу аңа бик ошый, мондый очрашулардан эшкә ял иткәндәй кайта.

news_right_1
news_right_2
news_bot