news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче Евразия Коръән укучылары бәйгесе Саратовта узачак

Оештыру комитеты рәисе, Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов Беренче Евразия Коръән укучылар бәйгесенең 19-20 майда узачагын әйтте.

Беренче Евразия Коръән укучылары бәйгесе Саратовта узачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зейд бин Сабит” Коръән үзәге оештыручы зур чара Россия мөфтиләр шурасы ярдәме белән узачак. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыру комитеты рәисе, Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов Беренче Евразия Коръән укучылар бәйгесенең 19-20 майда Саратов шәһәрендә узачагын җиткерә. “Коръән бәйрәме Рамазан аеның беренче декадасында узачак. Халыкара Коръән укучылар бәйгесе күпчелек очракта изге Рамазан аенда уза”, - дип билгеләп үтә ул.

Оештыручылар Саратовта узучы бәйгегә якын һәм ерак чит илләрдән катнашучылар килер дип көтә. Шулай ук Россия төбәкләрендәге Диния нәзарәтләренә Коръән-хафиз бәйгесенә чакырулар җибәреләчәк.

Саратов өлкәсеннән әлеге зур бәйрәмдә “Зейд бин Сабит” Коръән үзәгендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак.

Бәйгедә 30 яшькәчә булган һәркем катнаша ала. Бу таләпне оештыручылар юкка гына куймаган. “Бөтен илләрдә дә бәйгедә катнашучылар яше киметелә бара. Без дә Коръәнне балачактан өйрәнеп, аннан Коръән өйрәнү үзәкләрендә дәвам итүче студентларны һәм якшәмбе мәктәпләрендә укучыларны тартырга, аларга югары дәрәҗәдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирергә булдык”, - дип белдерә Ильяс хәзрәт Ильясов.

Бәйгедә катнашу өчен төп таләпләрнең берсе – алар халыкара бәйгеләр җиңүчеләре булырга тиеш.

Саратовта бәйге “Хифз” (Коръәнне тулаем яттан уку) номинациясендә узачак. Жюрида халыкара дәрәҗәдәге хөкемдарлар булачак.

Беренче Евразия Коръән укучылар бәйгесе буенча сорауларны Koran@dumso.ru электрон почтасы аша бирергә була.

Изге эштә ярдәм итәргә теләге булганнарга Яндекс-янчык: 410014703947278. Ул сезнең тарафтан сәдака булып барачак, дип җиткерә оештыручылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100