Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Беренче балага пособиене 5555нче булып алучыны хезмәт министры котлады
Яшел Үзән районыннан яшь әнине Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры котлады.
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Республикада беренче бала тулу сәбәпле бирелә торган федераль пособиене 5555нче булып алган ананы - Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән Гөлназ Хәсәнованы Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады.
“Без ирем белән авылда яшәүчеләр өчен бирелә торган 50 мең сум турында белә идек. Инде менә беренче балага ай саен бирелә торган яңа пособие – 8490 сум да алачакбыз”, - диде яшь әни журналистларга.
- Гөлназ Хәсәновага 19 яшь, ул студент. 17 августта кызлары Арианна туган.
“Ирем автомеханик булып эшли. Безнең хөкүмәт яшь гаиләләргә һәм ялгыз әниләргә зур ярдәм күрсәтә. Бу “авыл” акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлтәчәкбез, әлегә әти-әни белән яшибез”, - диде ул планнары белән уртаклашып.
Социаль яклау министры бүгенге көндә республикада 38 программа эшләп килүен әйтте.
Татарстан Президенты карары белән авылда яшәүче 25 яшькә кадәр яше булган хатын-кызларга беренче баласын тапканда 50 мең , 29 яшенә кадәр өченче баласы өчен 100 мең бер тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтелә.
Эльмира Зарипова һәр елны балаларга һәм гаиләләргә ярдәм йөзеннән республика һәм федераль бюджеттан 6 млрд 600 млн акча бүленүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз