Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Беренче бала тугач түләүләр өчен төбәкләргә федераль бюджеттан акча биреләчәк
Әлеге максаттан 2018 елда төбәкләргә 21,4 миллиард сум күләмендә бюджет акчасы бүлеп бирелә.
(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”). Россия Министрлар Кабинеты 2018 елда беренче балалары туган яки уллыкка (кызлыкка) алган гаиләләргә ай саен түләү өчен төбәк бюджетларына 21,4 миллиард сум күләмендә бюджет акчасын бүлеп бирүне раслады. Документ хөкүмәт рәсми сайтында басылган.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, әлеге максаттан акчалар 2018 елга федераль бюджетта каралган.
Искәртеп үтик, "Балалары булган гаиләләргә айлык түләү турында”гы 28 декабрьдә Владимир Путин имзалаган Федераль закон буенча, беренче бала туу яки уллыкка (кызлыкка) алу уңаеннан айлык түләү билгеләнде.
Акчаны билгеләү һәм түләү вәкаләтләре Федерация субъектлары дәүләт хакимияте органнарына тапшырыла. Түләү күләме гаилә кеременә карап билгеләнә. 2018 елда ул ай саен якынча 10,5 мең сум булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз