Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беренче бала тугач бер тапкыр түләнә торган акча күләмен арттыру ниятләнә
Әлеге тәкъдимне Федерация Советы киләсе түгәрәк өстәлдә тикшерәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Россиядә беренче бала тугач бер тапкыр бирелә торган акча күләме артырга мөмкин, дип хәбәр итә “Известия”. Әлеге тәкъдимне якындагы вакытта узачак демография мәсьәләләре буенча Федерция Советы түгәрәк өстәлендә караячаклар. Бу хакта RT чыганагына биргән интервьюсында Федерация Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы Валерий Рязанский әйткән.
Рязанский фикеренчә, бер тапкыр түләнә торган акча күләмен үстерү туучылар санын артыруга булышачак. Шулай ук ул илнең аерым төбәкләрендә мондый түләүләр бар дип өстәде. Хәзер бу сорауны федераль югарылыкта караячаклар.
Ата-аналарга өстәмә булышу ысуллары кирәк, дип ассызыклаган ул. “ 90-нчы елларда туган яшь хатын-кызлар хәзер әни була. Билгеле булганча, бу вакыт - демографик төшенкелек чоры. Шуңа да халык аз санда”. Сәясәтче бу ярдәм төбәк һәм федераль бюджетлардан булырга тиеш диде. Әлеге сорауны законлы рәвештә эшләү өчен хәзерге бюджет белән бәйләп карарга кирәк. Шуннан соң гына төгәл сумма турында сөйләргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз