news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан мөселманнарга багышланган “Минем әтием тавышы” фильмы тәкъдим ителә

Аны режиссер Насур Юрушбаев төшергән

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). 15 нче сентябрь көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә татарларның Беренче Бөтендөнья сугышында катнашуына багышланган чаралар узачак.

Мәдәни-күңел ачу комплексына килүчеләргә бу көнне “Минем әтием тавышы” фильмы күрсәтеләчәк. Аны режиссер Насур Юрушбаев төшергән. Ул Алманиядә журналист булып эшли, һәм фильмның нигезендә немец солдатларына әсир төшкән  татар һәм башкорт солдатлары язмышы чагылыш тапкан.

Берлиннан ерак булмаган урында илебездән 12 мең мөселман – татар, башкорт халкы махсус мөселман лагеренда тоткынлыкта булган. Алар өчен хәтта мәчет тә төзегән булганнар. Немецлар “эдиссон цилиндры” дип йөртелгән пластинкаларга хәрби әсирләрнең тавышын яздырган. Алар арасында Ибраһим Хәлимов тавышы да бар.  Ә аның кызы, фильмның героинясы Венера апа әле дә исән, һәм ул әтисенең 100 ел элек яздырылган тавышын ишетә...

Бу көнне фильмның режиссеры белән очрашу, Наполеон сугышында катнашкан татар солдатларының литографияләрен Татарстанга тапшыру да планлаштырыла. Насур Юрушбаев 1700-1800 еллар аралыгында немец рәссамнары ясаган сурәтләрне эзләп тапкан. Ул аларның барысын да Татарстан Хөкүмәтенә тапшырачак.

Насур Юрушбаев, шулай ук, моннан 400 ел элек бастырылган китапны да Татарстанга тапшырачак. Ул аны Голландиядә тапкан. Бу — татар телендә басылган беренче китапларның берсе булырга да мөмкин, ди чараны оештыручылар.

Чарада ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Мәдәният министрлыгыннан һ.б. дәүләт оешмаларыннан вәкилләр катнашуы көтелә.

Беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган чараны Бөтендөнья татар яшьләре оешмасы оештыра. Керү — ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100