news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе Кукмара районында узды

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясе тәкъдим ителде.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла башлады. Аларның беренчесе Кукмара районында узды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясе тәкъдим ителде.

Ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләрен халык көтеп ала. Сатып алучылар ярминкәләрдә продукция чиста, бәяләре дә чагыштырмача югары түгел, дип белдерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot