news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Кукмара яшьләре белән очрашты

«Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Кукмара яшьләре белән очрашты
Эльвира Иванова

Кукмара район ыМәдәният йортында яшьләр Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән очрашты.

Ул хәрәкәтнең максатлары, принциплары һәм кыйммәтләре, оешманың нәрсә белән шөгыльләнәчәге һәм аңа ничек кушылырга кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Бу хәрәкәтнең миссиясе - Россия белән булу, кеше белән булу, бергә булу, хәрәкәттә булу, беренче булу. «Беренчеләр хәрәкәте» ул - иң яхшы укучы, имтиханнарда йөз балл туплаучы, олимпиада җиңүчеләренеке генә түгел, ә бихисап күп идеяләре, энергиясе ташып торган гап-гади укучылар оешмасы. Бу энергияне кая юнәлтергә? Әлбәттә, яхшы якка. Биредә һәр егет-кыз үзенә ошаган, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба алачак», - диде Тимур Сөләйманов.

«Беренчеләр хәрәкәте» совет чорындагы пионерия белән охшаш, әмма ул яңа идеяләр һәм заманча карашлы булуы белән аерыла. Балаларның үз атрибутикасы, әйтик, пионерларга пионер галстугы булачак. Хәрәкәт фән, спорт, сәнгать, медиа, волонтерлык, хезмәт һәм башка күп кенә юнәлешләрдән тора. Проект ярдәмендә яшьләр күнекмәләрен үстерә, күңелләренә хуш килгән шөгыль һәм фикердәшләр таба алачак.

Яшүсмерләр белән аралашканнан соң, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе гомуми белем бирү мәктәпләре, көллият директорлары белән очрашты. Алар балалар, яшүсмерләр өчен бердәм тәрбия һәм үсеш мохитен формалаштыруның мөһимлеге турында фикер алышты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100