news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр бергәлеге «Туган телдә блоглар» проектына чакыра

«Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр бергәлеге «Туган телдә блоглар» белем бирү проектын башлап җибәрә. Катнашучылар туган телләрендә шәхси блог үстерә һәм хәтта эре чараларга аккредитация дә алачак. Гаризаны 14 июльгә кадәр бирергә мөмкин. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектта 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала, алар үзләренең шәхси блогларын татар яки башка туган телләрдә үстерергә телиләр. Катнашучыларга медиасәнәгать кураторлары ярдәм итәчәк. Алар блогларны алга этәрүдә һәм аудитория җәлеп итүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Проект программасына фикер лидерлары, иҗади сәнәгать вәкилләре һәм туган телләрен алга сөрүче башка докладчылар белән очрашулар, шәһәр читендәге лагерьга түләүсез күчмә интенсив, шулай ук онлайн форматта белем бирү лекцияләре керә.

Катнашучылар хәрәкәт проектларының амбассадорлары булу, шулай ук «Хәрәкәт блогеры» рәсми статусын һәм чараларга һөнәри аккредитация алу мөмкинлеге алачак. Моннан тыш, балалар өчен партнерлардан сувенирлар һәм бүләкләр әзерләгәннәр.

Гаризалар 14 июльгә кадәр кабул ителәчәк, теркәлү сылтама буенча мөмкин. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot