news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Беренчеләр хәрәкәте» балалар бакчалары өчен иминлек турында китаплар циклын булдырган

Татарстан «Беренчеләр хәрәкәте» кечкенә балалар өчен төрле өлкәләрдә иминлек турында сөйләүче «Минем беренче китабым» дигән китаплар циклын булдырды. Аларны республика балалар бакчаларына таратачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе ярдәмчесе, ТРда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Проект биш-алты яшьлек балаларга исәпләнгән. Бу юлда, бозда һәм башка урыннарда иминлек кагыйдәләре темасына багышланган җиде китаптан торган серия. Бу яшьтә балаларга бөтен нәрсә кызык, аларның укыйсы килә. Әмма туры килә торган китаплар аз. Без әзерләгән китапларда барлык сүзләр дә 5-6 хәрефтән генә тора», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Китаплар сериясе рус һәм татар телләрендә эшләнгән. Аларны балалар бакчаларында һәм «Беренчеләр хәрәкәте» чараларында таратачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot