news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренчеләр хәрәкәте активистлары Аксубай мәктәбендә китап киштәсе ачты

Беренчеләр хәрәкәте активистлары Аксубай мәктәбендә китап киштәсе ачты
Фото: http://aksubayevo.ru

Аксубайда 2нче мәктәпнең Беренчеләр хәрәкәте активистлары төрле жанрдагы китаплар урнаштырылган киштә ачты. Анда классик әдәбият та, бестселлерлар да урын алган. Биредә танып белү әдәбиятын да, мавыктыргыч маҗараларны да табарга мөмкин. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Хәрәкәт активистлары үз инициативаларын соңгы елларда яшүсмерләрнең китап укуга карата берникадәр сүнеп барган кызыксынуын уятырга һәм яшьтәшләре арасында китап укуны популярлаштыруга омтылуларын гамәлгә ашырды.

Хәзер монда китап сөючеләрнең үз почмагы бар, бирегә алар тәнәфес вакытларында киләләр. Балалар китапларны мөстәкыйль җыеп кына калмаганнар, уңайлы китап уку залы мохитен дә тудыра алган. Мәктәп җитәкчелеге Беренчеләрнең чираттагы инициативасын бик теләп хуплады.

«Теләге булган һәр кеше үзенә ошаган китапны өйгә укырга алырга мөмкин», – диләр китап киштәсен булдыру инициаторлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100