Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беренче «Татар студентлары ассоциациясе» «Бергә» интеллектуаль уенын уздырды
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләячәк «Татар студентлары ассоциациясе» үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Оешма «Шәрык клубы»нда беренче чарасын – «Бергә» квизын уздырды.
Интеллектуаль уен татар теле, әдәбияты һәм мәдәниятенә багышланган иде. Катнашучылар кызыклы сорауларга җавап биреп көч сынашты. Азакта исә тәмле чәй өстәле артында җылы аралашу, танышу һәм фикер алышу булды.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сүзләренчә, «Татар студентлары ассоциациясе» Казан шәһәрендә яшәгән һәм укыган студентларны берләштерәчәк.
«Әлеге берләшмәне булдыру турында күптән уйлый идек. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы бөтен дөнья яшьләре белән эшли, ләкин шул ук вакытта Казан яшьләре турында бераз оныта шикелле. Шуңа күрә без башкалабызда яңа оешма булдырдык. Ул «Татар студентлары ассоциациясе» дип атала. Әлеге оешма Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләчәк», – дип искәртте ул.
Райнур Хәсәнов ассоциация оештырган чараларда теләге булган һәркем катнаша алачагын әйтте.
«Казанга ел саен дөньяның төрле почмакларыннан татар яшьләре укырга киләләр. Нәкъ менә алар өчен һәм алар ярдәме белән атна саен төрле кызыклы чаралар оештырырга тырышачакбыз. Бу, әлбәттә, кечкенә генә чаралар булачак. Барлык теләүчеләрне дә чакырабыз. Иң актив яшьләрне үзебезнең командага алачакбыз. Татар яшьләре өчен мөмкинлекләр һәм төрле чаралар күбрәк булсын өчен тырышабыз», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Бергә» интеллектуаль уенында актив татар яшьләре, мәктәп укучылары, журналистлар, «Сабыйлар» татар телле балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» командасы катнашты.
«Уен бик кызык булды. Минемчә, татар яшьләренә нәкъ менә шундый форматтагы интеллектуаль уеннар җитми. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, чөнки алар тел һәм мәдәниятебез үсеше өчен бик мөһим», – дип фикерләре белән уртаклашты чарада катнашучы Алия Фәйзуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз