news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче тапкыр тавыш бирүче Элина Нуриәхмәтова: Мин дә туган ил киләчәгенә өлеш кертәм

Беренче тапкыр тавыш бирүче Элина Нуриәхмәтова: Мин дә туган ил киләчәгенә өлеш кертәм
Фото: https://shahrichalli.ru

Бүген сайлауларның өченче көне. Чаллыда тавыш бирүчеләр арасында 18 яшен тутырган Элина Нуриәхмәтова бар. Аның бу сәяси чарада беренче тапкыр катнашуы. Бу турыда «Шәһри Чаллы» яза.

Ул 26нчы гимназиянең 11нче сыйныфында белем ала. Хыялы – юрист булу. «Нинди хисләр кичергәнемне әйтә дә алмыйм. Бу бит минем өчен беренче тапкыр гына. Куанам да, дулкынланам да», – ди Лина.

Аның сүзләрен әнисе – 18нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Нуриәхмәтова дәвам итә.

«Беренче тапкыр сайлауларда катнашу гомергә истә калырлык вакыйга ул. Үзеңне тулы хокуклы гражданин итеп тоясың. Әле үзем сайлаулар турында әйтмәгән дә идем, үзе миңа әйтте. Үзлектән Дәүләт хезмәтләре порталы аша регистрация узып, сайлау участогы турында мәгълүмат алган. Аның шундый актив рәвештә гражданлык позициясен белдерүе үзем өчен дә ачыш булды. Беренче тапкыр тавыш бирүче буларак үзенә махсус сайлаучы өчен ясалган брелок һәм театрга чакыру билеты биргәннәр», – дип сөйләде Рамилә Фоатовна.

Гадәттә, сайлауларга сәгать ничәдә барасын иртән йокыдан торгач планлаштырасың. 18 яшьлек Элина Нуриәхмәтова бу хакта кичтән үк уйлап яткан. «Мин дә туган илебезнең киләчәгенә үземнән өлеш кертәм», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100