news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беренче сыйныф укучыларының дәресләре сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минут дәвам итәчәк

Беренче сыйныф укучыларының дәресләре сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минут дәвам итәчәк
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ

Беренче сыйныф укучыларының дәресләре уку елының беренче яртысында 35 минуттан озаграк дәвам итмәскә тиеш, ә гыйнвардан башлап дәресләрнең озынлыгы 40 минутка кадәр артырга мөмкин. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының методик тәкъдимнәрендә әйтелгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Документ нигезендә, беренче сыйныф укучыларының дәресләренең озынлыгы сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минуттан, ә гыйнвардан майга кадәр 40 минуттан артмаска тиеш.

2-11 сыйныф укучыларының дәресләре 45 минут дәвам итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар 40 минут шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot