news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беренче канал татар туе турында чыгарылышны кабат күрсәтәчәк

3 декабрьдә, 10.15 сәгатьтә, тамашачылар татар милли туена багышланган «Играем свадьбу» программасының чыгарылышын кабат карый алачак.

Казанда яшәүче Сәйдә һәм Фәрит аның геройлары була. Яшьләр Татарстандагы туй йолалары нигезендә өйләнешергә карар кылган һәм алып баручылар алар белән бергә татар мәдәниятен өйрәнә. Тамашачылар туйга чәкчәк әзерләү серләрен һәм туй мендәре өчен ничә каз йолкырга икәнен беләчәк.

Бүгенге көндә «Играем свадьбу» документаль фильмнар циклы авторлары Архангельск, удмурт, карел һәм казак туен тәкъдим итте.

  • 2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. РФ Президенты Владимир Путин 22 ноябрьдә шул хактагы указны имзалады. Әлеге карар гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру һәм традицион кыйммәтләрне саклау максатыннан кабул ителде, диелә документта.
  • 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың үзенчәлеген саклауда аның зур әһәмиятен билгеләп үтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100